Оренбург шәһәрендә Өлкә татар хатын-кызларының V Форумы узды
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бүген, Оренбург шәһәрендә Өлкә татар хатын-кызларының V Форумы узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Форум эшендә ТРның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе Кадрия Идрисова; Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов катнаштылар. Беренчеләрдән булып Оренбург җирлегенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәләмова чыгыш ясады. Ул җирле «Ак калфак» оешмасының ел нәтиҗәләре турында хисап тотты. Билгеле булганча, бүгенге көндә Оренбург өлкәсенең 18 районында «Ак калфак» бүлекчәләре эшли. Татар йолалары, гореф-гадәтләрен өйрәтү буенча күпкырлы эш алып барыла. Төрле районнарда мәктәп укучыларын шәл бәйләү һөнәренә өйрәтү максатыннан, түгәрәкләр эшләп килә. Бу эш өчен барлык чыгымнарны аккалфаклылар үзләре каплый. Алга сүзне Васил Шәйхразиев алды. Ул өлкәгә эш сәфәренең максатлары турында сөйләде. Татарларның гамәл стратегиясен тормышка ашыру кысаларында Татарстан делегациясе татарлар күпләп яши торган урыннарда булып, анда татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашулар уздыра. Шундый оешмаларның берсе — «Ак калфак». ТР Вице-премьеры биредә утырган гүзәл затларга татар халкының мәдәни мирасын саклаган өчен олы рәхмәтен белдерде. Чара ахырында Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.