Үзбәкстанда Россиядә җитештерелгән «Спутник V»не күмәк кулланырга рөхсәт ителде
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Үзбәкстан хакимияте коронавирустан Россиядә җитештерелгән «Спутник V»не күмәк кулланырга рөхсәт итте. Хәзер 1 миллион доза препарат сатып алу чаралары күрелә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Россиянең Гамалея исемендәге фәнни үзәге эшләгән „Спутник V“ вакцинасы Үзбәкстанда күмәк куллануга сертификацияләнгән һәм хупланган», — диелгән коронавируска каршы көрәш буенча махсус комиссия хәбәрендә.
Санитар-эпидемиология хезмәте башлыгы урынбасары Ботыр Корбанов сүзләренчә, 11 февральдә республика хакимияте Россия препаратын тизләтелгән сертификацияләүгә кереште.
Үзбәкстанда коронавируска каршы вакцинацияне мартның беренче яртысында башлау планлаштырыла, ел ахырына кадәр 7 млн кешегә (халыкның 20 проценты) прививка ясау планлаштырыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, коронавирус инфекциясеннән Россиядә җитештерелгән"Спутник V» препаратын Венгриядә куллана башлаганнар.