Владимир Путин аз керемле кешеләр өчен азык-төлек сертификаты идеясен бәяләде
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Аз керемлеләр өчен азык-төлек сертификатларын кертү идеясе хәзер коронавирус пандемиясенең кызган вакытында булган кебек актуаль түгел, ләкин фикер алышырга мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.
«Азык-төлек сертификатлары турында сезнең белән фикер алыштык инде, хакимияткә дә бу темага сөйләшергә йөкләгән идем», — диде Путин һәм бу инициативаның уңай белән проблемалы яклары барлыгын билгеләп үтте, дип яза РИА Новости.
Россия Президенты видеоконференция режимында Дәүләт Думасы түбән палатасының дүрт фракциясе җитәкчеләре белән очрашты.