Милли шура рәисе урынбасары Тәүфикъ Кәримов Халыкара Лондон премиясе лауреаты булды
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бөекбритания Язучылар берлеге һәм Язучылар халыкара берлегенең Халыкара Лондон премиясе өстендә бишьеллык уртак эшенә йомгак ясалды. Бу киңкүләмле проект бөтен дөнья язучыларына үз әсәрләрен халыкара аренада тәкъдим итәргә, грант һәм мактаулы исем алырга мөмкинлек бирде. Халыкара Лондон премиясе күп кенә катнашучыларга алга таба зур адым ясарга ярдәм итте. Премия алты номинациягә бүленде, авторларның һөнәри осталыгы дәрәҗәсе буенча берничә этаптан һәм категориядән торды. Бу турыда Язучылар халыкара берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Лонг-листка кергән авторлар «Елның иң яхшы авторы» исеменә һәм «Лондон премиясе язучыны тәкъдим итә» сериясендә китап чыгару мөмкинлегенә ия булды. Халыкара Лондон премиясен оештыручылар ярдәмендә төрле илләрдән 500дән артык язучы һәм шагыйрь дөнья аренасына чыга һәм үзен чит ил аудиториясенә тәкъдим итә алды. Дэн Браун (АКШ), Орр Венди (Австралия), Даффи Кэрол Энн (Бөекбритания), Виктория Левин (Израиль), Тәүфикъ Кәримов (Казахстан), Ли Ми-Юнг (Канада), Павел Губин (АКШ), Игони Барретт (Нигерия), Хан Ган (Көньяк Корея), Луна Эль (Франция), Алиса Липпарт (Норвегия), Олег Штельман (Литва), Сәрия Маммадова (Азәрбайҗан), Любовь Пивник (АКШ) һәм башкалар премия лауреатлары булды. Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Рәисе урынбасары Тәүфикъ Кәримов Чарльз Диккенс исемендәге премиясенең «Кече проза» номинациясендә «Йолдыз» категориясендә лауреат булды. Конкурска инглиз һәм рус телләрендә басылган «Fata Morgana» китабы тәкъдим ителгән иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тәүфикъ Кәримов Саҗидә Сөләйманова (Татарстан Республикасы) исемендәге әдәби премия лауреаты, Туссон шәһәренең (Аризона штаты, АКШ) Мактаулы гражданины. Аның китаплары рус, татар, казах һәм инглиз телләрендә басылган. Ул Татарстан, Казахстан, Россия, Халыкара, Азәрбайҗан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.