Яшел Үзәндә хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак
(Яшел Үзән, 17 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән »). 19 февральдә Яшел Үзәннең «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе хатын-кызлар өчен эш урыннары ярминкәсенә чакыра.
Килүчеләргә түбәндәге мөмкинлекләр тудырылачак: предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән очрашу; вакансияләр (эш режимы, хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат алу); эшкә урнашу өчен анкета тутыру;мәшгульлек хезмәте белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр алу;өстәмә һөнәри белем бирү программалары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру буенча консультацияләр алу.
Ярминкә эшсезләргә генә түгел, нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшне алыштырырга теләүчеләргә дә исәпләнгән.
Белешмәләр өчен телефон: 5-54-02.
Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.