Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Татар тарихы хакында уникаль китап - «Мәгариф» журналы

0

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», «Мәгариф» , Таһир Сабирҗанов). Татар тарихы һәм Фаяз Хуҗин.

Бу ике төшенчә бер-берсеннән шулкадәр аерылгысыз: берсен әйтсәң, икенчесе күз алдына килә дә баса. Чыннан да, бар гомерен Идел Болгарстаны тарихын җентекләп өйрәнүгә багышлаган олуг галим, күренекле татар археологы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты ул Фаяз ага Хуҗин. Тарихчы галим булуы өстенә әле чын мәгънәсендә остаз-мөгаллим дә, безнең «Мәгариф» журналының иң актив авторы да әле ул. Кырыклап китап, дәреслеккә дә җан өргән милләт җанлы тарихчы галим. Аның «Татарстан тарихыннан хикәяләр», «Татарстан тарихы», «Татарстан һәм татар халкы тарихы: борынгы заманнардан алып XIX гасыр ахырына кадәр», «Татар халкы һәм мәдәнияте» дигән дәреслек-китапларын укып, инде ничә буын халкыбыз чал тарихыбызның чын һәм рас сәхифәләре рухында тәрбияләнде. Әле бүген дә бик күпләр Фаяз аганың бу китапларын өстәл китабы буларак файдалана.

Киләсе елга үзенең 70 яшьлеген билгеләп үтәргә җыенучы олпат галимебез Фаяз ага Хуҗин яңадан-яңа иҗади уңышлары, фәнни хезмәтләре белән үз укучыларын куандырып тора. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты аның «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» дигән бик тә уникаль китабын бастырып чыгарды.Уникаль диюебез һич арттырусыз. Аның әлеге китабында безнең эрага кадәр II гасыр ахырында барлыкка килеп, 1552 елга кадәр яшәгән Һун дәүләте, Түрк каһанлыгы, Бөек Болгар, хәзәр каһанлыгы, Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек дәүләтләр һәм аларның мәшһүр идарәчеләре хакында мавыктыргыч итеп сөйләнелә. Һәр факт, һәр фикер борынгы язма чыганаклар, соңгы елларда табылган археологик материаллар белән дәлилләнгән. Китапның һәр битендә диярлек ике-өч төсле рәсем, фотолар урын алган. Ул «Болгар-татар цивилизациясенең чишмә башы», «Болгарлар корган дәүләтләр», «Алтын Урда (Җүчи олысы)», «Казан ханлыгы» дип исемләнгән дүрт бүлектән тора.

Язмалары исемнәреннән үк серлелеге белән үзенә җәлеп итә, тарихыбыз белән кызыксынырга этәрә: «Аттила — гуннар патшасы, бөек җиһангир», «Казан тагын да борынгырак түгелме?», «Европа халыклары тарихында болгарлар мирасы», «Казан тәхетендә Кырым ханнары», «Казан ханлыгының мәшһүр хатыннары» — барысы 39 язма. Ф.Хуҗинның бу яңа китабы тарих укытучылары өчен генә түгел, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен бай мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итәр дигән фикердәмен. Бу җәһәттән, «Казан ханлыгы шагыйрьләре», «Кол Шәриф». «Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» дигән язмалар аерым игътибарга лаек.

«Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» дигән китап 1200 данә тираж белән нәшер ителгән.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: На юге Москвы в этом году благоустроят четыре зеленые зоны


Спорт в России и мире
Москва

Сделано в СССР. Первое историческое ралли в Москве стартует 2 июня


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина, Путинцева и Бублик стартуют на Ролан Гаррос. Кто в соперниках и чего ждать?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Акция «Чистый лес» прошла на территории округа Балашиха





Путин в России и мире
Москва

Путин по приезде в Москву встретился с главой Ингушетии Калиматовым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск приостановил действие ДОВСЕ




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Адвокатам Навального продлили арест



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Арутюнов

Исполнитель хита “На Заре 2020” Сергей АРУТЮНОВ оживил ещё один хит из 20-го века и выпустил песню “Лететь” вместе с её создателями - группой Амега.



Москва

Бюджет Новосибирска увеличили на 13 млрд рублей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net