Түбән Камада апрель аенда «ЭкоАгроПарк» ачу планлаштырыла
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Апрель аенда Түбән Камада беренче «ЭкоАгроПарк» ачу планлаштырыла. Яңа сәүдә мәйданчыгы җирле фермерларга үз продукцияләрен сатарга, ә шәһәр халкына сыйфатлы һәм тикшерелгән товарлар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (авыл хуҗалыгы буенча) Альфред Нигъмәтҗанов сөйләде.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
«ЭкоАгроПарк» тулаем Түбән Кама районының авыл хуҗалыгы кластерын үстерүдә мөһим роль уйнаячак», — диде Альфред Нигъмәтҗанов.
«ЭкоАгроПарк» ачылгач, шәһәрлеләрнең үзебездә җитештерелгән югары сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк», — дип өстәде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.