КФУның астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның төп исемлегенә керергә мөмкин
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы башлангыч исемлегенә кертелде. Бу хакта Instagram социаль челтәрендәге үз битендә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә. Сүз Казан Император университеты төп бинасы ишегалдында 1837 елда ачылган обсерватория, шулай ук 1901 елда төзелгән В. П. Энгельгардт исемендәге обсерваториянең шәһәр читендәге комплексы турында да бара. «Бу объектлар уникаль һәйкәлләр булып тора. Үз эшчәнлекләре белән алар ике йөз ел дәвамында фән һәм техника үсешендә мөһим үзгәрешләрне күрсәтә», - дип искәрттеләр ведомствода. Шул ук вакытта комитетта әлегә эшнең беренче этабы гына узганын аңлаттылар. Киләчәктә обсерваториядә номинация досьесын әзерләү дәвам итәчәк, ул аларга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы һәйкәлләренең төп исемлегенә керергә мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк «Татар-информ» Казанның ике обсерваториясе дә ЮНЕСКО тарафыннан 2022 елда номинацияләнәчәк, дип хәбәр иткән иде.