Актанышта Әфганстан сугышында һәлак булган батырларны искә алдылар
(Актаныш, 15 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген Җиңү паркында Әфганстан сугышында һәлак булган Актаныш ир-атларын искә алдылар. Чарада Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатин, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, әфган сугышы ветераннары, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм мәктәп укучылары катнашты. Шулай ук бүген һәйкәлгә әфган сугышында һәлак булган тагын бер Актаныш егетенең исеме өстәлде. Гамбәров Хәмбола Әхнәф улы 1957 елның 23 апрелендә Әҗмәт авылында туган. Ул 1980 елның 21 июлендә — 23 яшендә Әфган җирендә һәлак булган… Чарада аның газис әнисе дә катнашты. Улының исемен мәңгеләштерүгә өлеш керткән район җитәкчелегенә һәм Әфганстан ветераннарына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әфган сугышында һәлак булган райондашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алганнан соң, алар истәлегенә куелган стелага чәчәкләр салдылар.