«Ак Барс» хоккейчылары Ригада җиңде
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Рига шәһәрендә узган уенда Казанның «Ак Барс» командасы «Динамо» хоккейчыларын җиңде. Уен исәбе — 3:4. «Ак Барс» һәм Рига шәһәренең «Динамо»сы Континенталь хоккей лигасы таблицасында капма-каршы урнашкан. «Ак Барс» сезон дәвамында җыелган очколар санына бәйле беренче урында бара, ә «Динамо» таблицаның соңгы юлында урнашкан. Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Динамо» капитаны Микс Индрашис исәпне ачты (0:1). Җиденче минутта, киресенчә, «Динамо» азчылыгы вакытында Казан командасы һөҗүмчесе гол кертте (1:1). Унбишенче минутта «Динамо» яңадан күпчелектә уйнады һәм алка кертә алды, гол авторы — Николай Елисеев (2:1). Периодның соңгы минутында Стефан Да Коста, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:2). Икенче период. Унөченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Виктор Тихонов гол кертте (2:3). Өченче период. Унынчы минутта «Динамо» хоккейчысы Робертс Букартс исәпне тигезләштерде (3:3). Уникенче минутта, «Ак Барс» уенчысының бәрүеннән соң, алка, «Динамо» сакчысының тимераягына тиеп, Рига командасы капкасына керде, гол Михаил Глухов исәбенә язылды (3:4). Командалар составы: «Динамо»
Ворис (Бруверис);
Индрашис — Грачёв — Лайпон, Зиле — Ошениекс;
Букартс — Шваненбергс — Дзиеркалс, Мамчицс — Сотниекс;
Столяров — Джериньш — Букартс, Скворцовс — Матейко;
Елисеев — Берзиньш — Фёдоровс, Туманов — Майоне.
«Ак Барс»
Билялов (Мифтахов);
Галимов — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
Галиев — Бурмистров — Зарипов, Яруллин — Рукавишников;
Воронков — Кормье — Петров, Юдин — Лямкин;
Лукоянов — Сафонов — Глухов (Песонен), Лучевников.
«Ак Барс» киләсе уенын Уфада үткәрәчәк. Казан хоккейчылары «Салават Юлаев» командасы белән очрашачак. Матч 18 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана.