2020 елда Татарстанның тулай төбәк продукты 2,4 трлн сум тәшкил итте
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). 2020 ел йомгаклары буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 2 трлн 447 млрд сум тәшкил итте, ягъни 2019 елга карата чагыштырмача бәяләрдә — 97,1 процент. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.
«Икътисади шартларның билгесезлегенең югары дәрәҗәдә булуына карамастан, халыкның реаль керемнәрен үстерү һәм икътисадның тотрыклы үсешенә күчү өчен 2021 елда тулай төбәк продуктын үстерүне (2 трлн 631 млрд сум) тәэмин итү буенча җитди һәм киеренке бурыч тора», — дип хәбәр итте Шаһиәхмәтов.
Әлеге максатчан юнәлеш икътисад, муниципаль берәмлекләр һәм предприятиеләрнең үзләренең үсеш юнәлешләре планнары нигезендә формалаштырылды, дип өстәде ул.
Ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе күләме 2 трлн 721 млрд сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы — 96,4 процент. Эшкәртү сәнәгате 2 процентка уртача үсеш күрсәткән. Авыл хуҗалыгы үсеш темплары (104 процент) икътисадка уңай өлеш кертте. Соңгы 12 елда рекордлы күләмдә бөртекле уңыш җыеп алынды. Төзелеш эшләре күләме 96 процент тәшкил итте.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елда республиканың тулай төбәк продукты күләме 101 процент үсеш темпы белән 2 трлн 584 млрд сум тәшкил иткән.