Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисад буенча артта калучы районнарын атады
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Президенты республика районнарын икътисади үсеш юнәлешендә активрак эшләргә өндәде. Әлеге мәсьәлә буенча атна саен видеоконференцэлемтә режимында муниципалитетлар дәрәҗәсендә район җитәкчеләре белән фикер алышачаклар, ә ТР икътисад министры ай саен әлеге тема буенча доклад әзерләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде. «Һәр район һәм муниципалитет үз өлешен кертергә тиеш. Безнең берничә муниципалитетыбыз бар, Арча, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Теләче районнарында соңгы биш елда алга китешне күрмибез «, — дип санап үтте Миңнеханов. Кайбер районнарда пандемия чорында кече һәм урта бизнес вәкилләре саны кимеде. Аксубай, Апас, Тәтеш районнарында шулай булды. ТР Президенты муниципалитетларда бизнес-инициативаларга ярдәм итәргә һәм аларны сакларга өндәде. Сәнәгать мәйданчыклары республиканың барлык районнарында да бар, әмма әлегә алар җитәрлек дәрәҗәдә йөкләнмәгән. Җиде районда — Кама Тамагы, Тукай, Актаныш, Кайбыч, Минзәлә, Апас һәм Зәйдә йөкләнеш 30 процент чамасы тәшкил итә. Мәйданчыклар тик тормасын өчен, эшкә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Инвестицион-венчур фонды кушылачак. Алар үз кураторлыгына 10-12 сәнәгать мәйданчыгын алачак. Республика Икътисад министрлыгына цифрлаштыру өлкәсендә активрак эшләргә туры киләчәк. «Дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә (8 процент), 365нең 29ы гына цифрлы форматта булуга игътибар итәргә кирәк. Әлбәттә, бу Татарстан Дәүләт цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Икътисад министрлыгы һәм башка ведомстволарның зур эше. Бу тема берничә тапкыр әйтелде», — диде Татарстан Президенты. 2030 елга тулай төбәк продукты күләмен 5 трлн сумга кадәр үстерү республиканың икътисади үсешенең төп стратегик максаты булып кала. Бу бурыч Стратегия-2030 га кертелгән һәм, хәтта стратегия үзе үзгәрсә дә, өстенлекле булып калырга тиеш, диде Миңнеханов. «Безгә стратегиябез буенча төзәтмәләр кертергә кирәк, ә 5 трлн сум бурычы булды һәм кала», диде ул. Элегрәк Россия Хисап палатасы башлыгы Татарстанга «Стратегия 2030» ны яңартырга тәкъдим итте.