Миңнеханов һәм Соловейчик Татарстанда дзюдоны алга этәрү турында фикер алышты
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дзюдо федерациясе вице-президенты, Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчик белән очрашты.
Алар Татарстанда спортны үстерү, шулай ук республикада балалар һәм яшьләр арасында дзюдоны популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Чарада төбәктә халыкара ярышлар уздыру мөмкинлеге турында да сүз булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.