Казанда өч машина катнашындагы юл һәлакәтеннән соң бөке хасил булган
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Савиново» сәүдә үзәге янында өч машина бәрелешкән. Шул сәбәпле, бөке хасил булган. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләвенчә, һәлакәт бүген кичке сәгать алтыдан соң Адоратский белән Ямашев проспекты урамнары чатында булган. Монда берьюлы өч машина — «БМВ» һәм ике «Фольксваген» юл бүлешә алмаган. Каты бәрелешүдән соң, «Фольксваген» машинасының берсе трамвай юлы аша каршы як юлга чыккан, икенчесе юлга аркылы борылган. «Яндекс. Пробки» мәгълүматы буенча юлның бу участогында бөке хасил булган