Казанда атна буе аномаль салкын булачак
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда аномаль салкыннар атна ахырына кадәр тоткарланачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына бүген профессор, география фәннәре докторы — КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Без югары басым астында булачакбыз, шуңа күрә бездә яхшы, салкын һава. Көндез һава температурасы -17…-18 градус, ә төнлә -20 градус булачак. Антициклон: күк йөзе аяз, төнлә салкынайтачак, салкын, төньяк агым килә. Безгә арктик һава килде», — диде ул. Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура норма буенча -12…-13 градус булырга тиеш. Әмма якындагы ункөнлектә ул нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булачак.