Рәфыйк Мөхәммәтшин: Мәчетләр каршында татар теле буенча онлайн курслар булачак
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәчетләр каршында татар теленә өйрәтү буенча онлайн курслар булачак. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының дин мәсьәләләре буенча эшче төркем җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин бүгенге утырышта Бөтенроссия халык саны алдыннан алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Рәфыйк Мөхәммәтшин ун ел элек башланып киткән «Без татарлар» дигән проектны искә алды. «Бер компоненты буларак татар телен, икенче компонент буларак татар тарихын керттек. Диния нәзарәте проектын киңәйтеп, 100 мәчеттә „Без татарлар“ курсларын оештырдык. Озакламый мәчетләр каршында татар телен онлайн курслар аша өйрәнергә мөмкин булачак», — диде. Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, һәр теләгән татар мобиль телефонына куеп, ислам нигезләрен онлайн курсларда өйрәнә ала. Эшче төркем җитәкчесе Россия ислам институтында татар теле кафедрасы эшчәнлеген дә билгеләп узды. «Татар телен дини оешмалар өчен яраклаштырып, күбрәк дини китаплардан файдаланып өйрәнүгә юнәлдерелгән иде. Без дәреслекләрне чыгардык. „Без татарлар“ курсларында бу дәреслекләрдән файдаланалар. Онлайн форматын да эшләп бетерәбез», — дип белдерде. Эшче төркем җитәкчесе дин өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды. «8 мәдрәсәбез дә, Болгар академиясе дә бар. Россия ислам институтында 45 төбәктән студентлар укыйлар. Бакалавриат, магистратура, урта белем өчен дистанцион уку мөмкинлекләре тәкъдим иттек. Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез уку йортларында дистанцион рәвештә белем ала», — диде.