Татарстан Фәннәр академиясендә туган телләр елына багышланган атналык башлана
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ») ТР Фәннәр академиясендә Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына һәм Халыкара туган тел көненә багышланган атнаның рәсми ачылышы узачак.
Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Бауман ур., 20) узачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Программа түгәрәк өстәл ачылышы, катнашучыларны сәламләү, чыгышлар һәм фикер алышу өлешләреннән тора.
Түгәрәк өстәл кысаларында сәламләү сүзендә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, тарих фәннәре докторы, Висконсин университеты профессоры Юлай Шамил оглы, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Күмер һәм күмер химиясе институты (Кемерово) директоры Зинфер Исмәгыйлев, Финляндиянең мөселман җәмгыяте укытучысы һәм имамы Рамил Беляев һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Чараның икенче өлешендә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев һ.б. катнашачак.