Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр салкынайтачак
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 февральдә, Татарстанда тагын да салкынайтачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, аз болытлы һава торышы һәм төнлә салкынайту аркасында температура тагын да төшәчәк. Республика территориясендә антициклон хакимлек итүен дәвам итәчәк, диде метеорологлар. Төбәктә явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы -24…-29 градус, аязганда — 36 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -18…-23 градус булачак.