Федерация Советында пенсиянең күләмен үзгәртү ихтималы булган сәбәпләрне санадылар
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова «Парламентская газета»га биргән интервьюсында пенсия күләме нинди очракларда үзгәртелергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде.
«Пенсиянең күләме гамәлдәге законда каралган очракларда гына үзгәртелергә мөмкин», - дип искәртте Бибикова һәм пенсия күләменең, билгеләнгән вакытта хата җибәрелгән һәм алга таба әлеге хата ачыкланган очракларда, арту яки кимү ягына таба үзгәртелә алуын әйтте.
Сенатор искәрткәнчә, еш кына бер төбәктән икенчесенә күченгән вакытта пенсия күләме ничек үзгәрергә мөмкин икәнлеге хакында сорау туа. Ул 2010 елдан түбәндәге норма гамәлдә булуын билгеләп үтте. Аның нигезендә, эшләмәүче пенсионерның, кайда яшәвенә дә карамастан, үзе теркәлгән конкрет төбәктәге яшәү минимумыннан да кимрәк булган пенсия алырга хакы юк.
Әйтик, әгәр пенсия бөтен түләүләрне кушып исәпләгәндә дә яшәү минимумыннан кимрәк икән, бу очракта гражданинга төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына кадәрге социаль өстәмә түләнә.
«Тагын бер тапкыр искәртәсем килә: пенсиянең күләме үзгәрми, ә пенсиягә социаль өстәмәнең күләме генә үзгәрә», - дип сүзен йомгаклады сенатор.