Уфа халкы сугыш еллары җырларын башкарып Гиннесның рекордлар китабына керергә мөмкин
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Уфаның сугыш еллары җырларын башкаручы җырчылары һәм иҗади коллективлары «Җиңү Җыры» бәйгесендә катнаша. Якынча биш мең кеше 9 майда Екатеринбургта Гиннессның рекордлар китабына керү өчен җырлаячак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Төрле яшьтәге музыкантлар һәм вокалистлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгында «День Победы» (Д. Тухманов, В. Харитонов) һәм «Свердловский вальс» (Е. Родыгин, Г. Вршавский) җырларын башкарачак.
Рәсми сайтка Екатеринбург, Уфа, Калининград, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсеннән 40тан артык гариза җибәргән.