Тимур Бекмамбетов 2020 елда Казанда Девятаев турында блокбастер төшерәчәк
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин ). Казанда бу елның май аенда очучы Михаил Девятаев турында «Фау-2: Тәмугтан качу» блокбастеры төшереләчәк. Бу хакта фильм төшерелә башлауга багышланган матбугат конференциясендә режиссер, продюсер Тимур Бекмамбетов хәбәр итте.
«Без 1957 елгы күренешләрне - Девятаевка озак еллар көткәннән соң Советлар Союзы Герое йолдызын тапшырганны төшерәчәкбез», — диде Тимур Бекмамбетов.
Казанны, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында да, күрсәтәчәкләр - фильмның бер өлешендә геройның концлагерьдан кайтуын көткән Девятаев хатыны турында сөйләячәкләр, диде режиссер.
Санкт-Петербургта Михаил Девятаев турында фильм төшерелә башлады.