Миңнеханов үзенең аккаунтында Җәлилнең шигыре буенча төшерелгән видеоролик урнаштырды
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте», Инстаграм һәм Твиттер социаль челтәрләрендә Муса Җәлилнең 1935 елда язган «Кышкы шигырь» буенча төшерелгән видеоролик урнаштырды.
Текст татар телендә укыла. Рус теленә тәрҗемә белән субтитрлар бар. Аны шагыйрь Семен Липкин тәрҗемә иткән.