Үзбәкстан генераль консулы: Татарстан — төбәкләр арасында иң яхшы сәүдә партнеры
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Татарстан — Россия төбәкләре арасында Үзбәкстанның иң яхшы сәүдә партнерларының берсе. Бу турыда Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев Ташкенттагы беренче халыкара инвестицион форумга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
«Татарстан Республикасы региональ дәрәҗәдә безнең иң яхшы сәүдә партнерларыбызның берсе. Елдан-ел озак вакытлы инвестицияләр артачак, дип өметләнәбез, — диде Фәриддин Насриев.
Аның сүзләренчә, хәзер Үзбәкстан КАМАЗ һәм «Татнефть» кебек эре компанияләр белән актив хезмәттәшлек итә һәм шулай ук Татарстанның кече һәм урта предприятиеләрен җәлеп итәргә планлаштыра.