Мөхәммәтшин чистайлыларны җитештерүне үстерү мөмкинлекләреннән файдаланырга өндәде
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Чистай районы үсеш мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланмый, аерым алганда, бу авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә кагыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район советы сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Парламент җитәкчесе сүзләренчә, Чистай районында салым базасын киңәйтү өлешендә уңай үзгәрешләр күп. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары яңа эш урыннары булдыра, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә.
Бер үк вакытта районда авыл хуҗалыгы күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Терлек һәм кош ите җитештерү 88 процентка кадәр кимегән, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эре мөгезле терлекләр саны 97 процентка, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акчалата кереме 91 процентка кадәр кимегән. «Бу сезнең кулдан ычкындырылган мөмкинлекләрегез, гамәлгә ашырылмаган резервлар, гәрчә ярдәм булса да», — диде Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе кече хуҗалыклар үсешенә аерым тукталды. Республикада фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп кенә дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. «Сүз авыл хуҗалыгы җитештерүе турында гына бармый. Без авылны саклап калырга, авыл халкының эш активлыгын арттырырга ярдәм итәргә кирәклеген аңлыйбыз, һәм 2020 елга авыл җитештерүчеләренә грант ярдәме өстенлекле булып калачак, — дип аңлатты республика парламенты башлыгы.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларны анализлап, Фәрит Мөхәммәтшин республика бюджетының поликлиникаларны капиталь төзекләндерүгә, фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә зур күләмдә акча тотуын билгеләп үтте.
Россиядә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Әмма бу программалар табибларның һәм медицина персоналының җитмәве сәбәпл тукталып кала.
Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән сөйләшүдә илкүләм проектларны, ТАССРның 100 еллык һәм Җиңүнең 75 еллык юбилейларын, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне читләтеп уза алмады. Эш төркеме әгъзасы буларак, Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый фикер алышулар, алда торган гомумроссия тавыш бирүләре турында сөйләде.