Венера Ганиева: Илнар Миранов татар җырын Европа дәрәҗәсендә башкара ала
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Танылган җырчы Венера Ганиева үз укучысы Илнар Мирановны татар җырын Европа дәрәҗәсендә җырлый алган җырчы дип бәяләде. Казанның "Корстон" залларының берсендә татар эстрадасының яшь җырчысы Илнар Мирановның концерты башланып китте.
"Илнар үзенең үзенчәлекле тавышлы, башкалардан аерылып торган җырчы булуын исбатлады инде. Ул татар җырын, татар моңын Европача башкара ала. Беренче концерты өчен ул затлы зал сайлаган. Мин укучыма уңышлар телим", - диде концерт алдыннан Венера Ганиева.
Ул Илнарның көчле вокал мәктәбе узуын әйтте. Яшь җырчының үзен башкару алымнары белән дә, кыяфәте белән дә татар эстрадасында "ак карга" дип атавын искә алды.
Илнар Миранов Казан дәүләт мәдәният институтында Венера Ганиева классында укыды. Шушы көннәрдә ул диплом алачак.
Илнар Миранов чыгышын "Үзгәреш җиле" фестивале кысаларында яңартылган "Зәңгәр томан" җыры белән башлап җибәрде.
Концертны "Татар-информ" онлайн күрсәтә.