Казанда Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачыла
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 2020 елның 14 февралендә 11:00 сәгатьтә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Истәлек тактасы язучы озак еллар яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Чехов урамы 53 йорт адресы буенча урнаштырылган.