Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә ике кыска эш атнасы хакында искәрттеләр
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Февраль һәм март айларында россиялеләрне бәйрәмнәр аркасында озын ял көннәре көтә. Бу хакта «Российская газета» Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Быел 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көне дүшәмбегә, 24енә күчерелә.
Март аенда россиялеләр, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 7-9 мартта ял итәчәк. Эш атнасы дүрт көнгә (10-13 март) сузылачак.
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә искәртүләренчә, 21 февральдә һәм 6 мартта эш көнен бер сәгатькә кыскарту күздә тотылмый.