«Татар-информ»да ТАССРның 100 еллыгына фәнни ролик тәкъдим итү турында сөйләшәчәкләр
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 февральдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да ТАССРның 100 еллыгына анимацион фәнни-популяр ролик тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының дисциплинара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов, «Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru