Эрмитаж фотограф-рәссамы сәләт, сәламәтлек һәм Инстаграм турында лекция уздыра
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 26 февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Юрий Молодковец белән очрашу-лекция узачак. Ул «Фотографка талант, сәламәтлек һәм Инстаграм нигә кирәк?» атала. Бу хакта Казанның «Эрмитаж» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юрий Молодковец — Эрмитаж җыентыкларына һәм коллекцияләренә багышланган 200 каталог һәм альбом фотографияләре авторы. Ул Санкт-Петербургның иң кызыклы фотографларының берсе буларак билгеле. Ул сәнгать, архитектура һәм дизайн буенча Россия һәм чит ил арт-журналлары һәм арт-басмалары белән актив хезмәттәшлек итә. Россия һәм Европа күргәзмә киңлекләрендә узган утыздан артык шәхси зур фотопроектлар авторы.
Фотографның эшләре Россиянең 16 музее җыеннарында, шулай ук Россия, Франция, Бөек-Британия шәхси коллекцияләрендә урын алган. Ул «Эрмитаж» һәм «Проектор» журналларының редакция советлары әгъзасы, «Адреса Петербурга» журналының шеф-фотографы. Аның танылган проектлары — «Эрмитажные коты», «Новый Эрмитаж», «Мрамор», «Мрамор-2».
Лекция фотографларга, музей хезмәткәрләренә һәм Эрмитажны, сәнгать һәм социаль челтәрләрне шулай ук фотога төшәргә һәм кадрда булырга яратучыларга кызык булачак.
Керү ирекле. Очрашу 16.00 сәгатькә планлаштырылган.