Язучылар берлеге Данил Салиховны Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим иткән
![Язучылар берлеге Данил Салиховны Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим иткән](https://tatar-inform.tatar/attachments/ea3cebad7c797f97f3121035c803e0c05dc87992/store/fill/780/440/0aca27f1b453896b138094c618b0a865068b3230d9e041c92bdc1e1fcab1/AI3I1889.jpg)
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Туфан Миңнуллин исемендәге республика драматурглары премиясенә тәкъдим ителгән. Кандидатура идарә әгъзалары тарафыннан яклау тапкан. Бу мәгълүмат «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.
Идарәдә Туфан Миңнуллин премиясенә ике кандидатура каралган. Тагын берсе — Чаллы театрының күренекле артисты Булат Сәлахов. Соңгы елларда Чаллы театры аның «Яратылмый калган ярлар» әсәрен куеп, уңышка иреште.
Әмма идарә әгъзалары Данил Салихов кандидатурасын яклап чыкканнар. Идарә рәисе — Данил Салихов үзе.