Әлмәттә мәктәп автобусы йөртүчеләре белән профилактик әңгәмә оештырылды
![Әлмәттә мәктәп автобусы йөртүчеләре белән профилактик әңгәмә оештырылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/21821c6a55f1b2f766260a230b6c7143dde7f365/store/fill/780/440/bddc291d68cfd686445c7d268f59c470cf229c3a21898b991f36b261b780/0165.jpg)
(Әлмәт, 7 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 5 февральдә «АПОПАТ» АҖдә Әлмәт районы буенча гомуми белем бирү оешмаларының мәктәп автобуслары йөртүчеләре белән профилактик әңгәмә оештырылды. Бу турыда район басмасы Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.
Очрашу барышында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты бүлеге баш белгече Ләйсән Демьянова юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләренә кергән тизлек режимын сакламау, җәяүлеләр кичүен узу кагыйдәләрен бозу һәм исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүгә аеруча игътибар бирде.
Баш белгеч шулай ук автобус йөртүчеләрне тайпылышсыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, хезмәт һәм ял режимнарын контрольдә тоту, шулай ук балаларның сәламәтлеге өчен җаваплылы булулары турында да кисәтте.