Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2020

«Спорт комплексларында концертлар оештыруны аңламыйм һәм кабул итмим» - "Шәһри Казан"

0

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», «Шәһри Казан»).

Сергей Хәйдәров, тележурналист:

— Балачактан футбол уйнарга яратам. Хәзер «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең футбол буенча җыелма командасында уйныйм. Республика спартакиадасында катнашабыз. Зур предприятиеләрнең дә футбол командаларын җиңгәнебез бар. Президент Рөстәм Миңнехановның спорт корылмаларын төзекләндерү буенча башлангычын хуплыйм. Авыл районнарында да ел әйләнәсе файдаланыла торган спорт корылмалары булсын.

Алсу Хәкимова, хезмәткәр:

– Спорттан ерак кеше мин, ләкин хәрәкәт җитәрлек. Хезмәтем буенча да җәяүләп күп йөрергә туры килә. Кичләрен һәм ял көннәрендә балабызны каратэ секциясенә алып барабыз. Балалар компьютерга, телефонга ябышып ята, дип зарланабыз. Аларны төрле түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә яздырырга кирәк. Компьютердан рәхәтләнеп аерылалар, «минем секциягә барасы бүген», дип, алдан ук әзерләнәләр. Балабыз, бәлки, танылган спортчы да булмас, ул яңа иптәшләр тапты, монысына да сөенәбез.

Фәрит Яхин, филолог:

– Казанда спорт корылмалары бик күп. Казан – Россиянең спорт башкаласы, дигән сүз күңелдә канәгатьлек хисе уята. Гәрчә бу сүз бернинди статуска ия булмаса да. Спорт белән, һич югы физкультура белән шөгыльләнү кирәк. Борынгылар: «Хәрәкәттә – бәрәкәт», дип әйтеп калдырган. Спорт комплексларында концертлар оештыруны аңламыйм һәм кабул итмим. Спорт белән мәдәният – алар икесе ике әйбер. Спорт комплексында оештырылган мәдәни чараның мәгънәсе һәм тәэсире югала.

Алена Низамова, әдәби хезмәткәр:

– Спорт белән шөгыльләнмим. Вакыт җитми, дип әйтүем дә бер сәбәп табарга тырышу гына инде ул. Хәер, йөзәргә яратам. Балабызны атнасына ике-өч мәртәбә бассейнга алып барабыз. Мәктәптә сыйныфларында унлап бала грипп белән авырды, шөкер, безнеке «эпидемияне» авырмыйча уздырып җибәрде. Без моны балабызның спорт белән шөгыльләнеп чыныгу алуының уңай нәтиҗәсе дип кабул иттек. Ишегалларын төзекләндергәндә, һәркайсына спорт мәйданчыклары ясалсын иде.

Нияз Рахман, хезмәткәр:

– Спортның хоккей төре белән шөгыльләнәм. Без үскәндә, авылларда һәм район үзәкләрендә хоккей комплекслары юк иде бит инде. Татарстан Президентының шәһәрләрдә генә түгел, ә авылларда да спорт корылмаларын төзекләндерү һәм үстерү программасына сөендем. Авыл балалары да шәһәрнекеләр белән бер дәрәҗәдәге мөмкинлекләргә ия булсын. Авыл балалары бик тырышлар алар. Президент программасы ярдәмендә, киләчәктә «Ак Барс» хоккей командасында гел үзебезнекеләр генә уйнар әле.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о запуске масштабного фестиваля "Лето в Москве. Все на улицу!"


Спорт в России и мире
Москва

Футболисты ФК «Динамо Пушкино» заняли второе место в межрегиональном турнире Laffy Cup 2024


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев идет третьим в чемпионской гонке ATP, Андрей Рублев — пятый


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о достижениях национальных целей по экологии





Путин в России и мире
Москва

Владимир Путин попросил передать послание духовному лидеру Ирана


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Президент Камеруна получил послание от Президента Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский заявил, что обеспокоен заявлениями республиканцев в США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Наташа Королева даст концерт в Пятигорске



Москва

Состояние республики: как смерть Раиси повлияет на политику Ирана

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net