Дамир Фәттахов: Беренче тапкыр физик затлар өчен грантлар уйнатабыз
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Физик затлар өчен грантлар республика конкурсының төп максаты - конкурсантлар идеяләренең мәгълүмат базасын булдыру. Бу хакта проектларны яклауда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белдерде.
«Беренче тапкыр без физик затлар өчен грантлар уйнатабыз. Әлеге конкурска ихтыяҗ барлыгын күрәбез», - диде министр.
Ул конкурсантлар тарафыннан әйтелгән идеяләрне алга таба үстерергә, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән башка уртак проектлар эшләргә мөмкин булачак, дип өстәде.
«Татарстан Президентына бу инициативаны хуплавы өчен рәхмәт. Безнең бурыч - сезнең идеяләрнең мәгълүматлар базасын булдыру. Алга таба да «Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» яңа оешмасы кысаларында аларны тормышка ашыру», — диде Дамир Фәттахов.
Министр шулай ук, конкурс нәтиҗәләренә карамастан, барлык проектлар республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан хупланачак, дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, физик затлар өчен республика грантлары конкурсы 2019 елның декабрендә старт алды. Аның инициаторы - Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм һәр проект өчен грант күләмен билгеләячәкләр. Проектларга грант ярдәменең гомуми күләме 7 млн сум тәшкил итә. Конкрет җиңүче алачак грант күләме төрле булырга мөмкин, максималь сумма -300 мең сум. Җиңүче әлеге акчаларны үз проектын тормышка ашыру өчен 2020 елның августына кадәр кулланырга, ә аннан соң — хисап тапшырырга, шул исәптән проектның сыйфат һәм санлы нәтиҗәләре турында сөйләргә тиеш.