Казанның «Ак чәчәкләр» бульвары Building of the Year премиясенә дәгъва итә
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Казанның «Ак чәчәкләр» бульвары һәм Азатлык мәйданы Public Architecture категориясендә Building of the Year премиясенә дәгъва кыла. Иҗтимагый киңлекләрне дәрәҗәле премиягә ArchDaily архитектура турында дөнья онлайн-басмасы номинацияләгән.
«Ак чәчәкләр» бульварын ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында «8 + ПАРК» проект төркеме эшләде, ә Азатлык мәйданы D. R. O. M. архитектура бюросы һәм «Стрелка» оешмасы үзгәртеп корды.
Татарстан иҗтимагый киңлекләре өчен «Ак чәчәкләр» бульвары, Азатлык мәйданы сылтамалары буенча тавыш бирергә мөмкин.