ЮНЕСКО тарафыннан кертелгән Туган тел көнендә Татарстанда немец телендә диктант языла
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан ЮНЕСКО тарафыннан кертелгән 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган Tolles Diktat Бөтенроссия акциясенә теләктәшлек күрсәтергә әзерләнә. Немец телендә диктант язу — Россия немецлары җәмгыяте инициативасы, аңа Казан һәм төбәкнең башка шәһәрләреннән дә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Халыкара немец мәдәнияте берлеге вәкиле Николай фон Эссен хәбәр итте.
Узган ел акциядә 686 татарстанлы катнашкан, шуларның 84е призлы урыннар алган. Төп мәйданчыклар КФУ һәм ТР Алман йорты булды. Бу ике мәйданчык алып баручылар хокукында быел да акцияне кабул итәчәк.
Tolles Diktat Немец йортында 21 февральдә була. КФУда диктант үткәрү датасы һәм вакыты дискуссияле кала. Акцияне оештыручылар укучыларны, Россия һәм чит ил югары уку йортлары мөгаллимнәрен һәм студентларын, шулай ук үзлектән өйрәнүчеләрне немец телендә диктант язарга чакыра. Диктант өчен А1дән С1 дәрәҗәсендәге текстлар каралган.
Шулай ук 21 февральдә 19.00 сәгатьтә немец телендә А2 дәрәҗәсендәге диктант язарга мөмкин, Tolles Diktat-2020 онлайн-трансляциясе Мәскәү вакыты буенча YouTube челтәрендә узачак.
«Онлайн-трансляция вакытында Мәскәү диктаторларын тыңларга мөмкин булачак», — дип искәртте фон Эссен.
Немец теленнән үз белемнәрен тикшерергә теләгәннәргә tollesdiktat.rusdeutsch.ru башлангыч электрон сайтында теркәлү узарга кирәк. Моннан тыш, «Акцияне үткәрүгә гариза» бүлегендә Tolles Diktat-2020 мәйданчыгының берсе булырга теләгән оешмалардан гаризалар кабул ителә. 17 февральгә кадәр теркәлергә кирәк.