«Татар-информ»да умартачылык паспортлары тапшыру турында сөйләшәчәкләр
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 3 февральдә, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ»да умартачылык паспортлары тапшыруга багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов, Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru