Татарстанда видеокамераларга хезмәт күрсәтү өчен 83 миллион сум акча сарыф ителәчәк
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү максатыннан урнаштырылган 1,2 мең видеокамерага 83 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.
«Килешүнең максаты – Татарстан Республикасы территориясендә видеокүзәтүне оештыру буенча хезмәтләр күрсәтү. Хезмәт күрсәтү срогы – 2020 елның 1 мартыннан 2020 елның 31 декабренә кадәр», - диелә хәбәрдә.
Видеокамералар иҗтимагый киңлекләр, урам участоклары һәм тукталышларны «күзәтә». Алар видеосурәтне реаль вакыт режимында ТР Геопорталы һәм мониторинг пунктларына тапшыра.
«Камералар 2013 елдан бирле эшли, Татарстанда аларның саны „Акыллы шәһәр“ кысаларында артканнан-арта бара. Видеоархив серверлары муниципаль районнар буенча бүленгән, видеосурәт министрлыкка һәм ГЛОНАСС112 Геопорталына чыга», - дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Сатып алуга заказ бирүче - ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы. Видеокамераларга хезмәт күрсәтү өчен акча Татарстан бюджетыннан күчереләчәк.