(Чаллы, 6 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Әлеге минутларда Чаллыда квадрокросс һәм арбалы мотокросс буенча Россия чемпионаты бара. Ярышларның иң кечкенә узышчысына 5 яшь. Ул Ярославль шәһәреннән килгән Мирон Бузуртанов.
Ярышлар «Наиком-Арена» мәйданында үтә. Монда Татарстан, Мәскәү, Киров, Тула, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль, Пенза, Ижевск, Волгоград һәм илнең башка төбәкләреннән 250гә якын узышчы килгән. Мондый дәрәҗәдәге ярыш республика тарихында беренче тапкыр үткәрелә. Ул Тукай районының 45 еллыгына багышлана. Читать дальше...