Татарстанда көчле авария: ике бала зыян күргән
![Татарстанда көчле авария: ике бала зыян күргән](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/f89901374a0c213804cd9bbefa44bd10_S.jpg)
Биш автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, ике бала һәм бер өлкән кеше Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Һәлакәт кичә 13.00 сәгатьтә Түбән Кама районында Оренбург-Казан автоюлында булган, дип хәбәр итә, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ пропаганда бүлеге.
Якынча мәгълүматларга караганда, Volkswagen Jetta автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе Казан ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, юл-метеорологик шартларын исәпкә алмыйча тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыгып 41 яшьлек ир-ат идарәсендәге «ВАЗ-2114» автомобиле белән бәрелешкән.
Аннары Volkswagen Jetta җиңел машина артыннан килүче Chevrolet Lanos һәм Škoda Octavia автомобильләре белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң Volkswagen юл кырыена чыккан һәм туктаган. Шул вакытта Škoda артыннан килгән Opel Astra автомобиле Volkswagen Jetta ны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Volkswagen автомобиленең 5 яшьлек пассажиры, шулай ук «ВАЗ»автомобиленең 38 яшьлек һәм 6 яшьлек пассажирлары район хастаханәсенә озатылган. Республика ЮХИДИИ пропаганда бүлеге һәлакәт вакытында балаларның махсус җайланмада утыруларын искәртә.