«Әби белән бабайга кунакка бара иде». Трассада авариядә биш кеше һәлак булган
20 июньдә Хабаровск краенда Переяславка һәм Зоевка торак пунктлары арасында юлда коточкыч авария була. Дүрт кеше урында ук үлә, тагын бер хатын-кыз хастаханәдә вафат була. Бу турыда «Комсмольская правда» хәбәр итте. Subaru Impreza һәм Toyota Vitz машиналары трассада бәрелешә. Мәрхүмнәр арасында бала да бар. Тикшерү версиясе буенча, Subaru Impreza белән идарә итүче 27 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыга һәм Toyota Vitz автомобиле белән кара-каршы бәрелешә. Бу хатынның 25 яшьлек ире дә имгәнә, ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлә. Читать дальше...