«Тел сагында ир-егетләр» уенының йомгаклау этабы 11 мартта узачак
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина «Тел сагында ир-егетләр» уенының йомгаклау этабы 11 мартта узачагын әйтте. «Казан шәһәрендә елдагыча «Тел сагында ир-егетләр» педагогик уенының муниципаль этабы узган. Үз фәннәрен татарча укыта торган 100дән артык ир-ат катнашкан», — диде Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» да Халыкара туган тел көне айлыгы йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә. Аның сүзләренчә, ир-ат укытучылар барысы да команда составында катнашмаган, кайберләре җан атучылар яки аерым конкурсларда гына үз өлешен керткән. «Башта муниципаль этаплары үтте. 11 мартта йомгаклау этабы көтелә», — диде Энҗе Гыйззәтуллина. Ул, шулай ук, Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта Биектау районында, «Сабантуй», «Салават» күпере журналлары белән берлектә, әти-әниләр өчен «Иң зур мирас бер генә — газиз туган тел генә» төбәкара конференциясе үткәрелгәнен әйтте. Балалар бакчаларында «Татар малае», «Татар кызчыгы» бәйгеләре үткәрелгән. Саба районында вокал, хореография, конферанс номинацияләре буенча балалар иҗаты бәйгесе уздырылган.