Быел «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр фестивалендә катнашучы оешмалар саны арта
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә катнашырга теләк белдерүче коллективлар саны арткан.
«Наше время-Безнең заман» фестиваленең яңа сезонында үз командасы белән катнашырга беренче тапкыр ТР Дәүләт Советы, УФСИН, ТР Дәүләт архивы, «Татспиртпром», Республика клиник хастаханәсе, Регионара клиник-диагностика үзәге һәм башка оешмалар вәкилләре теләк белдерде», — дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Әлеге оешма вәкилләре фестиваль кысаларында оештырылган Эшче яшьләрнең III слетында катнашканнар. Слет кысаларында фестивальгә әзерлек максатыннан семинарлар, мастер-класслар, тренинглар узган.
«Наше время-Безнең заман» фестивале эшләүче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул коммерция максатларын күзалламый һәм социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора, — дип искәртә фестивальнең матбугат үзәге. Фестивальдә катнашу бушлай.
Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен аерым башкаручылар яки команда җибәрә ала. Алар үз номерларын «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» («Минута славы»), «Предприятиенең визитка-презентациясе» номинацияләрендә күрсәтә.
Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.