Быел беренче тапкыр Татарстан халыкларының «Панорама» кинофестивале башланды
![Быел беренче тапкыр Татарстан халыкларының «Панорама» кинофестивале башланды](https://tatar-inform.tatar/attachments/8aa07a464ae3fa85b1781798caf89adfcfad7cda/store/fill/780/440/342b6d78e5d88f3225d99928cee27f21ec98e988c065a7a04bc688328014/AI3I1098%5B1%5D.jpg)
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халыкара туган тел көне айлыгында быел беренче тапкыр Татарстан халыкларының «Панорама» кинофестивале старт алган.
«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальне «ТатарКино» оешмасы һәм Татарстан халыкларының дуслык йорты оештырганы турында әйтелде.
«Бу ике зур иҗтимагый оешма кушылып башкарган эш. Кинофестиваль ел буе барачак. Төрле илләрдән 20 тел вәкилләре катнашуы көтелә. Бу халыкларның телен, мәдәниятен, менталитетын белү өчен яңа мәйданчык булачак», — диде Татарстан халыкларының дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов.
Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта «ТатарКино» учреждениесе 15 районда тематик кино күрсәтү чаралары оештырганын әйтте. Бу Татарстан кинематографистлары фильмнары.
Аның сүзләренчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлыгы 148 мәдәни чара планга кертелгән.