Татарстанда тагын көчле җил көтелә
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил көтелә. Республика халкын бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр. Төнлә һава торышының начарлануы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. «2021 елның 24 февралендә төнлә республика территориясендә урыны белән көчле җил саклана», — диелә Татарстан синоптиклары хәбәрендә.