Мөслим фермеры 360 мең бройлер чебигә исәпләнгән торакны төзекләндерүне төгәлләде
(Мөслим, 23 февраль, «Татар-информ», « Мөслим-информ »). Мөслим районының Михайловка авылында «Гыймаев» фермер хуҗалыгы сезонына 360 мең бройлер чебиенә исәпләнгән 5 торакны төзекләндерүне төгәлләде. Бүгенге көндә фермага һәм инкубаторга яңа технологик жиһазлар көйләү бара. Ике торак тулысынча әзер, шушы көннәрдә чебиләр кайтачак. «Гыймаев» фермер хуҗалыгында, сәгатенә 1,5 мең баш кош-корт чалып, сменага 15 тоннага кадәр ит җитештерү куәтенә ия булган цех төзелеше дә төгәлләнү алдында.