Россиянең иң өлкән мөфтие Гаделша хәзрәт Юнкин вафат булган
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Россиянең иң өлкән мөфтие, Пенза өлкәсенең мактаулы мөфтие Гаделша хәзрәт Юнкин вафат булган. Аңа 84 яшь иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram челтәрендәге үз битендә кайгы уртаклашу белдерде. «Россия мөселманнары олы югалту кичерә — күренекле мөселман дин әһеле, Пенза өлкәсендә күп еллар мөфти булып хезмәт иткән Гаделша хәзрәт Юнкин безнең арадан китеп барган. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән Гаделша хәзрәтнең гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм», — дип язган Камил хәзрәт.