Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән. Аның дүртесе читтән кайткан, 67 очракта чирне авыру кеше белән аралашучылар йоктырган. «30 кеше хастаханәдә, 41 кеше өйләрендә дәваланачак», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала да бар. 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында чир йоктыручылар бигрәк тә күп (26 кеше) теркәлгән. Казанда 30 кеше, Чаллыда 11 кеше, Буа районында 6 кеше, Актаныш, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Камада өчәр кеше, Нурлатта һәм Питрәчтә икешәр, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Балык Бистәсе, Тукай районнарында берәр кеше авырган. Бүгенгә Татарстанда ковид йоктыруның барлыгы 17 167 очрагы теркәлгән. Бу чорда 13695 кеше (узган тәүлектә -13) терелгән. Барлыгы 43 102 кеше прививка ясаткан, 8 839 кеше икенче дозаны да алган. Прививка ясатучылар бер тәүлектә 2 279 кешегә арткан. Вакцинаның 81 122 доза комплектының 53,1 проценты кулланылган. Прививка ясату өчен Россия Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 122 бердәм номеры, күпфункцияле үзәк аша һәм поликлиникага шалтыратып язылырга була.