Татарстанда иртәнге ризыкны ашап бетермәү күрсәткече иң югары булган мәктәп билгеле
(11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда кайбер мәктәпләрдә укучыларның ризыкны ашап бетермәү күренеше киң таралган. Иртәнге ашны ашап бетермәү буенча иң югары 69 процент Тукай районы Биклән авылында теркәлгән.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, Биклән авылында иртәнге ашны мәктәп үзе әзерли. Бу мәсьәлә турында ул Биектауда Дәүләт Советының күчмә президиум утырышында сөйләде.
Татарстанда бушлай бирелә торган иртәнге кайнар ашны ашап бетермәү буенча уртача индекс 12,5 процент. Ул кайбер мәктәпләрдә ризык ашап бетермәү күрсәткече республика буенча уртача күсәткечтән югарырак булуын әйтте.
«172 мәктәптә иртәнге ашны ашап бетерәләр диярлек, 64 процент мәктәптә ризыкның 20 проценты ашап бетерелмәгән. 24 мәктәптә ризыкның 20 проценттан артык өлеше ашап бетерелмичә калуы ачыкланган», — диде Любовь Авдонина. Бу Түбән Кама, Тукай, Алабуга, Алексеевск районнары, Яр Чаллыдагы мәктәпләр.
Любовь Авдонина сүзләренчә, ризыкны ашап бетермәү сәбәбе — суынган булуы, кыска тәнәфесләр аркасында өлгерә алмау, балаларның яратмаган ризыклары буенча индивидуаль үзенчәлекләре.