Матбугат чаралары Топилин Россия Пенсия фонды башлыгы вазифасыннан китүе хакында яза
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды җитәкчесе Максим Топилин үз вазифасыннан китте, дип федераль хөкүмәттә өч чыганакка сылтама белән «Ъ» агентлыгы хәбәр итте. «Чәршәмбе көнне кич белән, чыганаклар сөйләгәнчә, Топилин фонд хезмәткәрләренә вазифасыннан китүе турында игълан итә, ләкин ул үз урынына каласы кеше исемен атамый. Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны шәрехләмәделәр. Бу бюджеттан тыш социаль фондларның булачак берләшүе белән бәйле булырга мөмкин», диелә хәбәрдә. Максим Топилин Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе итеп узган елның 22 гыйнварында билгеләнгән. Аңа кадәр — 2012 елның маеннан алып 2020 елның гыйнварына кадәр ул РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры вазифасын башкара.