Халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр Татарстан халыклары кинофестивале узачак
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Панорама» Татарстан халыклары кинофестиваленең тантаналы ачылышы була. «Татаркино» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда яшәүче халыклар телендәге фильмнарны күрсәтү 2021 ел дәвамында шәһәрләрдә һәм торак пунктларда узачак. Анда кино күрсәтүләрдән тыш, республиканың милли-мәдәни мохтариятләренең иҗади программалары һәм кино эшлеклеләре белән очрашулар була. «Панорама» кинофестивале немец киносы көннәрен ачачак. Март аенда – азәрбайҗан киносы көннәре, апрель аенда – мари, май аенда грузин киносы көннәре уза. Җәй көне тамашачылар өчен төрки, славян һәм әрмән фильмнары күрсәтеләчәк. Көз көне бурят, һинд һәм гарәп киносы көннәре планлаштырыла. «Панорама» Таҗик киносы көннәре белән төгәлләнәчәк. Фестивальнең финалы 2021 елның 12 декабренә, РФ Конституциясе көнендә планлаштырылган. Аны «Мир» кинотеатрында үткәрәчәкләр. Фестивальне ачу көндезге сәгать икегә планлаштырылган. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра.